|
|
Сагыш
Кышларыңа карлар ява, Кышларыңда ак буран. Сине кышлар сагынган — Дөньялар ак булган.
Таңнарыңда офык яна, Таңнарыңда ал томан. Сине таңнар сагынган — Дөньялар ал булган.
Киек Каз Юлы сызылган Төнге күккә, ай, моңнан. Сине моңмы сагынган? Дөньяга ни булган?!.
|