Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Җан аклыгы
Чуарланмас төсле иде күңел, Кануннарны җиңәр төсле идем. Бәргәләндем. Бер көн, башкалар күк, Хисләремә күлмәк алып кидем.
Төшләремә керден, шушы төндә. Ап-ак күлмәк, имеш, өсләремдә. «Чуар күлмәк эчендәге ак җан Килешәрәк иде төсләреңә...» —
Йөрәгемә капты синең сүзең. Йокыларым качты төн куйнына.
Болытларны телде генә яшен, Үксеп яңгыр койды төн буена...
|