Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Аема
Ай калыкса — сагышларым арта, Йөзләремә куна айның төсе. Ай калыкса — күңелем сиңа тарта, Аем диеп килә эндәшәсе.
Аем минем, моңга тулган аем, Төннәремдә, зинһар, ташлап китмә, Аем минем, моңга тулган аем, Күкләремне минем айсыз итмә.
Ай калыкса — әрнүләрем китә, Айның моңы җанны сара килеп. Ай калыкса — уйларымда тик син, Эндәшәсем килә аем диеп.
Аем минем, моңга тулган аем, Хыялымны, зинһар, ташлап китмә. Аем минем, моңга тулган аем. Күңел күкләремне айсыз итмә.
|