|
|
Юл арасы гына...
Синең өең белән минем өем, Синең илең белән минем илем — Юл арасы гына. Йөзләреңне бер күрәсе генә, Күзләреңә бер багасы гына.
Синең күңел белән минем күңел, Синең гомер белән минем гомер — Бер җәй генә ара. Көзләреңдә сары яфрак оча, Язларымда таллар яфрак яра.
Синең илең белән минем илем, Синең гомер белән минем гомер — Тик бер генә адым. Җәйләрдән син әллә ашыгып киткән, Җәйләргә мин әллә соңга калдым.
Синең өең белән минем өем, Синең күңел белән минем күңел — Юл арасы гына. Күзләреңә бер багасы гына, Моңнарыңда югаласы гына...
Юл арасы гына...
|