Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
"Мин — җәйләрдә..."
Мин — җәйләрдә, Сагышларны әле Оныттырыр дигән җәйләрдә. Урманнарда йөрдем җиләк эзләп, Печән җыйдым яшел җәйләүдә Һәм су кердем Үз Мүклемә кайтып — Сагышларым алсын бу сулар. Җәем үтә... Әллә минем хистән Саргайдымы шулай басулар? Җәйнең соңгы ае. Төннәр буе Шыбыр-шыбыр алма коела. Сагышланмам дигән җәйләремдә Төшкә керми торсаң, Төшкә керми торсаң ни була?!.
|