Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Теләк
Күбәләк кунсын җәеңә, Ак күбәләк кунсын. Синең җәйдә ромашкалар үссен, Мәтрүшкәләр булсын.
Бал кортлары сиңа бал китерсен Июль каласыннан. Аланнарда җиләк алсулансын Синең карашыңнан.
Авыр уйларыңны ак болытлар Офыкларга кусын. Һәм күбәләк кунсын жәйләречә, Ак күбәләк кунсын...
|