Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Көздә калдыр!
Дөнья! Калдыр мине көзләреңдә! Шушы көзләреңдә. Миңа кирәк түгел инде яңа язлар. Минем өчен ят ул назлар... Калдыр, дөнья! Куш җанымны яңгыр тамчысына. Сагышымны — көзнең сарысына. Хисләремне миләш ялкынына... Калдыр шушы көздә! Әрнүле көз якын миңа... Кирәк түгел якты кышлар, Явар карлар. Мин теләмим сөю, яңа ярлар... Куш җанымны яфрак буранына, Йөрәгемне — балан тәлгәшенә. Моңнарымны — киткән торналарга, Тәүге тойгыларны — томаннарга... Калдыр мине көздә, көздә генә. Калдыр дөнья, Шушы көзләреңдә!..
|