Кич. Салмак кар оча. Җирдә зәп-зәңгәр эңгер. Ай юлы төшкән — алтын юл. Сагышлы икән кемдер.
Кич. Әнкәй җеп эрли. Ә мичтә яна учак...
Мин яраткан зәңгәр эңгер Дөньяны сара шулчак.