|
|
Шундый чагым
Үткәннәргә әйләнеп бер Карыйсы килгән чагым. Иң бәхетле мизгелләрне Саныйсы килгән чагым.
Сине сөекле иттереп Күрәсем килгән чагым. Кайдалыгыңны бу мәлдә Беләсе килгән чагым.
Өр-яңа, бик моңлы бер җыр Җырлыйсы килгән чагым, Әрнеп түгел, болай гына, Елыйсы килгән чагым.
Үткәннәргә бер мизгелгә Кайтасы килгән чагым...
|