Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ышандыр
Кешеләргә ышанычым белән Гашыйк булдым гөлгә, каеннарга, Алсу таңга, тауга, давылларга, Күккә, җиргә, Бөтен дөньяга... Яшәү — сина, Тормыш — сиңа!..
Кешеләргә ышанычым җуйдым. Туйдым. Синнән — дөнья! Тормыш — синнән! Яшәү — синнән! Гөл исеннән... Каралдылар ак каеннар. Инде таулар төссезләнде, таңнар, Адашуга илтте давыллар... Салкын кочагына суырып алды Ялгызлык!.. Әйтте: — Кач син кешеләрдән — Күңелләре тулы явызлык... Качтым. Салкын миңа монда, җаным өши... Бер-бер очкын сал син җанга, Кеше!
Һәм ышандыр мине!..
|