Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Әни
«Кичә төндә, — дидең, — ай тотылды, И жәлләдем айны, бәгырем». Әни, әни, түп-түгәрәк чакта Белсәк икән айның кадерен.
Бик сагынсам сине, күккә карыйм, Син үзең дә ай күк, и әни! Бүген айның бер кырые китек — Күңелемә булды әллә ни.
Бүген синең бер шатлыгың кимдер: Уйларыңда миндер, мөгаен... ...Сарлан күкләренә барып чыксаң, Әниемне күрче, и аем!
Хәбәрләрем җиткер, кайтыр, диген, Тиздән кайтыр, диген, савыгып... Әни, әни, синең сагышларың Баш очымда тора ай булып.
|