Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
И бу җаным...
И бу җанның кабынып ашкынуы, И бу җанның ташып тетрәүләре... Гөрләвекләр шавы читтә торсын, Берни түгел язның күкрәүләре!..
И бу җанның сиңа талпынуы, И бу җанның тулып түгелүе. Берни кирәк түгел җирдә башка, Бары синең күрү кирәк мине...
И бу җанның сыглып сыктаулары, И бу җанның ятим үксүләре... Кемнәр биргән миңа шундый җанны, Шундый сөю салган кай җүләре...
И бу җанның әрнеп өзелүе, И бу җанның сызлап сызулары... Җаннарымда оҗмах җылылары, Җаннарымда тәмуг кызулары...
|