|
|
"Өннәремдә күргән төшләрем бу..."
Өннәремдә күргән төшләрем бу, Өннәремә кергән төшләрем: Күргәнем бар канат ныгытканда Кош баласы егылып төшкәнен...
Зәңгәр күкләр алдадымы шулай — Кош баласы, кая ашкындың? Талпынганда чиксез киңлекләргә Упкын йотты... Кемгә аш булдың?
Минем дә бит якты хыял белән Канат җилпеп очар көннәрем. Саташулы шушы төшне күрдем — Һәм... сискәнде кинәт өннәрем. Төшме, өнме барыбер...
Һәлакәтнең Барлыгына күңел төшенде. Төшкә кергән өндә килә диләр, Юрамагыз минем төшемне!
|