Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
"Синең җанын миңа күчкән мәллә..."
Синең җанын миңа күчкән мәллә... Бер үк җанмы әллә икебездә. Синең өнне ишетеп туктап калам, Синең җанны күрәм соры көздә.
Синең йөрәк миләш булып яна, Ә мин янам балан тәлгәшендә. Синең язмышыңның ачылыгы — Иренемә тамган күз яшемдә.
Зираттагы кипкән җиләк исе... Каен моңы — җанны тетрәткән. Безнең җаннар тормыш чылбырында Еллар аша бара беррәттән.
Син туктаган нокта ерак әле... Ул ноктага барып җитә алмам. Соры көзгә кердем, Җан өзелеп Туктап калам... барам... туктап калам.
|