|
|
Зиратта
Кыш. Җепшек. Карга күмелгән Авылым урамнары. Җанымда сулыгып елый Сагыну бураннары.
Кышларда язлар сулышы — Моңнары балачакның. Буран булып Дәү әнкәмә — Зиратка таба чаптым.
Кыш. Буран. Язлар сулышы. Һәм хәтер... Моңсу, моңсу...
Язларда ташкын булгандыр, Боз астында тып-тын су...
|