Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Җидегән
Җиде юл чатында учак яктык Аерылышып китәр алдыннан. Төнге күктә учак очкыныннан Йолдыз булып хисләр кабынган.
Җиде йолдыз — безнең йолдыз бит ул, Безнең йолдыз бит ул — Җидегән. Җидегезнең җиде хисен тоям, Йолдыз аша искән җил белән.
Уртак учагыбыз калды янып, Җиде юлдан киттек җидебез. Сагынганда бер-беребезнең хисен Җидегәнгә карап белербез.
Офыкларда алсу шәфәкъ түгел, Күчкән безнең учак яктысы. Җиде төндә янар йолдыз булып Гомер буе килә балкыйсы.
Җиде йолдыз — безнең йолдыз бит ул, Безнең йолдыз бит ул — Җидегән. Җидегезнең җиде хисен тоям Йолдыз аша искән җил белән.
|