Салкын акыл алга йөгергәндә, Баса-сыта хиснең үзәген. Хыянәтләр белән тулы дөнья Өзгәләгән чакта үзәгең, Изгелекнең чын үлчәме булып, Кара төндә оча күбәләк. Караңгыга качып карап тора Хыянәтләр, яла һәм әләк...
Аклык булып ике канат яна, Рәнҗешләре яна бәгырьнең. Син — сафлыкның чын үлчәме җирдә, Күбәләгем минем, бәгырем!..