Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сулыш
Давыл түгел, Бу —җил, бу —җил. Юк, җил түгел — өермә. Тәрәзәмә кага, керә Күңелемә, өемә.
Юк, өермә түгел бугай, Бу — дулкын, коры дулкын. Йөрәгемә кага-яра. Яра-яра мең упкын.
Дулкын түгел, бу... Бу ни соң? Давыл түгел, җил түгел. Тик кагыла йөрәгемә. Өши, юк, пешә күңел...
Бу — сулыш! Әйе, бу — сулыш: Замана тыны бәрә. Өши-әрни, туңа-сызлый Йөрәгем бәргәләнә...
|