|
|
Җәй сагышы
Сагышлары җәйнең уртасында Юкәләргә килеп сарылган. Дөнья тулган татлы искә-хискә, Үткән җәйләр мине сагынган.
Үткән җәйдән хәбәр — якты сагыш, Үткән җәйдә — якты моңнарым. Зәңгәр күзле моңым — сагыш булып Җәйдән-җәйгә күчкән тын агым.
Юкәләрнең чәчкәсенә кунган Моңсу гына тыйнак сабырлык. Елдан елга күчә бара җәйләр, Минем җәйләр, мине сагынып...
|