Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Яну
Сине көтеп үткән көнем яна. Синсез үткән сагыш-төнем яна. Көннәр-төннәр диеп юанабыз, Ә чынында исә гомер яна.
Бер болынның бер үләне яна, Бер агачның, бер ботагы яна. Учак яна диеп ялгышабыз, Ә чынында исә гомер яна.
Офыкларда алсу шәфәкъ яна. Күкрәкләрдә дөрләп йөрәк яна. Мәхәббәт бу — яна, дөрли дибез, Ә чынында исә гомер яна.
Яшен уты булып эзе кала, Моңы кала...
|