Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Минем җәем
Җәйләр һаман минем төсне саклый Мәтрүшкәләр тагын чәчәк аткан, Аланнарга зәңгәр моң тараткан Күзләремнең төсе. Ромашкалар йөгерешә тагын, Ак хисләре белән төреп җанын, Минем сагыш төсле.
Аланнарда каен җиләкләре — Алсу-алсу өметләрем сыман. Болындагы төсле чәчәкләргә Минем сабый шатлыкларым сыйган. Һәм... бал исе Моңсу хәтер булып, Тибрәп тора урман өсләрендә. Минем балачагым уйнап йөри Җәйләремнең якты төсләрендә...
|