Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Яшик әле...
Яшьлек елларыбыз — җан өшеткеч: Җайсыз-көйсез иде, Беребезнең — кияр киеме юк, Беребез — өйсез иде. Язмыш безнең баштан сыйпамады, Үзе күргән — аңлар. Гарипләнде — төннәр, сүнде — шәмнәр, Исән калды җаннар. Җанны эшкә кушып, тешне кысып, Горур атлап киттек, Берәүне дә өйле итәлмәдек, Әмма көйле иттек. Нәр мәҗлестә аек булмасак та, Аек булдык — җырда. Шаккатырлык эшләр кылмасак та, Лаек булдык чорга! Бер көй тапкан кебек җиде нота: До-ре-ми-фа-соль-ля-си... Сирәк-мирәк тостлар тота-тота, Тормыш агуларын йота-йота, Илдар, Фасил яши. Кайберәүләр, бәлки, «мескеннәр...» дип Көләләрдер бездән. Без рух белән, дустым, көчлерәк бит Хәтта үзебездән! Яшик әле тормыш агуларын Шактый киметкәнче, Йөрәк — телгәләнеп, үзәк — өзгәләнеп, Җанда — көй беткәнче!
|