Туйдым икейөзлелектән, Алдаудан, куштанлыктан, Ачыктан-ачык яисә Астыртын дошманлыктан, Качып котылмакчы булып, Китәм мин бу дөньядан. Анда — сафлык һәм ихласлык, Анда — ялган тулмаган. Ышанмасам да мин анда Торып калачагыма, Хыялда гына булса да, Китәм балачагыма. Юк шул, күпме омтылсам да, Кайтасы юл өзелгән. Һич кенә качып котылып Булмый ул үз-үзеңнән. Мин анда кайттым бугай дип Уйларга гына кала. Бала булып, артист сыман, Уйнарга гына кала. Җаннар, аңнар тупаслана,— Шәфкатьсез тормышыбыз. И нәниләр, балалыктан Китмәскә тырышыгыз...