Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Тормышыңны матурлаган...»
Тормышыңны матурлаган Аккошың бул алмадым, Күңелеңне гел нурлаган Балкышың булалмадым, Хыялларыңда зурлаган Саф кешең булалмадым. Тел яшергән килен сыман, Сак кеше булып калдым, Хаким фикергә буйсынган Вак кеше булып калдым, Кара чәчләр арасында Ак кеше булып калдым, Шәфкатьсезләр дөньясында Чак... Кеше булып калдым.
|