Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә...»
Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә: Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә... Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә: «Минем хәлдә инде, дөнья, әллә син дә?»
Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә: Җанымдагы бозлар эреп түгелсен лә... Шыксыз бу җиһанны матурлыйсы килә: «Бөтен дөнья назга-язга күмелсен лә...»
Хыялымнан әкрен... әкрен генә сүнәм... Җиргә төшәм горур башны түбән иеп. Дөнья карый миңа үзе өмет белән: «Суыттыгыз мине, кем җылытыр?..» —диеп.
|