Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Илдар Юзеев

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Йолдыз кашка турында баллада

Яу кырына килгән Уралдан,
Йолдыз кашка йөргән иң алдан,
Кыю үткән утлар-сулардан...
Иярендә — батыр генерал,—
Йолдыз кашка йөргән иң алдан.

Көч туплаган дошман яңадан,
Тиңсез гаскәр белән янаган.
Төрле яктан килеп камаган,
Алдан барган батыр генерал
Ияренә ауган — ярадан.

Тимер ташкын килгән юллардан,
Төрле яктан кашка уралган.
Боҗра уртасында ул калган.
Кәлак булган батыр генерал,—
Ялгыз атка нинди юл калган?

Тимер боҗра һаман тартыла,
Кашка, кешнәп, күккә атыла..
Күптән хыялланган атына
Менгән яңа хуҗа — илбасар
Шул минуттан җиргә атыла.

Яңа хуҗа бик тә ачулы:
һич баш бирми кашка — ярсулы.
Ни теләсә шул бар: бар солы...
Соңгы чиккә җитә илбасар:
Һич тә аңлый алмый ул шуны.

Бу нинди хәл: ат та буйсынмый,
Агач, тимер сына,— ул сынмый.
Кич төшенми — нинди тылсым бу...
Тирән уйга кала илбасар:
Илләрендә ат та буйсынмый!

Тырышалар соңгы кат алар,
Аулый-аулый тиргә баталар,
Тояк асларында яталар...
Боерык бирә ахыр илбасар:
Таш диварга терәп аталар.

Кашка, кешнәп, күккә омтыла,
Башын чөеп бераз тын тора,
Ава... ава... тагын ул тора...
Куркып, үзе ата илбасар:
Башын җиргә салып, ул тына.

Җыр ишетелә Идел, Уралдан,
Йолдыз кашка узган юллардан,
Яуда ятып калган уллардан:
«Иярендә — батыр генерал,
Йолдыз кашка бара иң алдан».

Каһарманлык ничек онытылсын,
Һәйкәлебез шушы җыр булсын!
Гади җыр бу: юктыр бер тылсым;
Чордан чорга барсын генерал,
Йолдыз кашка күккә омтылсын!