Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 январенда Башкортстан АССРның Яңа-выл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылында урта, 1950—1954 елларда Казан педагогия институтында югары белем ала. 1954—1967 елларда ул «Ялкын» һәм «Чаян» журналларында, 1971 елга кадәр Татарстан Язучылар союзы аппаратында эшли. 1973 елда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый һәм 1977 елга кадәр «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире булып тора. 1977 елдан Татарстан Язучылар союзында консультант булып эшли. Ул 1960 елда КПСС сафларына, 1958 елда Язучылар союзына кабул ителә. Илдар Юзеев — татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле. Аның беренче шигыре 1943 елда, автор өченче класста укыганда ук басылып чыга. Ә инде укынчы класста чакта аның әсәрләре Башкортстан республикасы матбугатында күренә башлый. Шагыйрь 50 нче еллардан үзенең төп иҗади көчен поэмалар язуга багышлый. Аның поэмаларын аеруча яшьләр яратып кабул итә. «Таныш моңнар» поэмасыннан соң шагыйрьнең исеме киң катлау укучыларга билгеле була. «Әнкәй», «Фәрит-Фөридә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Мәхәббәт китабы», «Олы юлның каены», «Өзелмәс кыллар» һәм башка лирик, драматик поэмалары белән ул үзен замана проблемалары турында тирән уйланучы фәлсәфи шагыйрь итеп танытты. «Очты дөнья читлегеннән», «Соңгы төн», «Мәңгелек белән очрашу» шигъри трагедияләрен һәм байтак поэтик сәхнә әсәрләоен иҗат итте. Аның пьесалары нигезендә театрлар шактый күп спектакльләр куеп киләләр. Шагыйрь шулай ук җырлар иҗат итү өлкәсендә дә актив эшли. Аның «Яшь наратлар», «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Мәтрүшкәләр», «Серле чәчәк», «Туган ягым каеннары», «Чит илләргә чыксаң» һәм башка җырларын музыка сөючеләр үз иттеләр. Илдар Юзеев поэзиядә ирешкән уңышлары өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә, совет драматургиясенә керткән өлеше өчен ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәргә лаек булды.
|