Ибраһим Йосфи (Ибраһим Йосыф улы Кушаев) Татарстан белән Башкортстан чигендәге төбәкләрнең берсендә туып үсә, мәдрәсәдә белем ала, 1914 һәм 1916 елларда татар театр труппаларында артист булып йөри, балалар укыта.
Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң ук, 1917 елның декабрендә үзе теләп Кызыл Армиягә китә, Казандагы кавалерия командирлары хәзерләү курсларын тәмамлап, взвод һәм эскадрон командиры сыйфатында Көньяк һәм Көнчыгыш фронтларда көрәшә, берничә тапкыр яралана. 1918 елның октябрендә партия сафларына алына.
1921 елның мартында И. Йосфины Төркстан политик идарәсе карамагына җибәрәләр. Кайбер истәлекләргә караганда, ул Урта Азиядә басмачыларга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша һәм, шул вакытта тропик бизгәк белән авырып китеп, госпитальгә эләгә һәм шунда вафат була.
Казанда хәрби курсларда укыганда ул әдәби иҗат эшен башлый, үзенең революцион шигырьләрен бастыра. Бу әсәрләр шул чор татар поэзиясенең идея-эстетик юнәлешен билге- ләүдә, аны яңа иҗтимагый эчтәлек, темалар белән баетуда сизелерлек роль уйнадылар. Үзе- нең «Ибраһим Йосфи» исемле поэмасында Сибгат Хәким шагыйрьнең тоткан юлына, кылган эшенә лаеклы бәя бирә.