Кире кайту

Гаделлекнең билгесе

Хәсән Кайгы

Гаделлекнең билгесе —
Белә тора бормаса.
Акыллының билгесе —
Үткән эшне кумаса.

Җаманнарның билгесе —
Җауга каршы тормаса.
Залимнәрнең билгесе —
Бай-бәднең малын урласа.

Наданнарның билгесе —
Белгәннең телен алмаса.
Артында калыр атак юк,
Тередә даның булмаса.

Атак — ат, исем, дан. Атаклы сүзе дә шул сүздән ясалган.

Бүлешү:TelegramВКонтакте