Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Пулемет һәм кыз
Бер куактан бер куакка Йөгереп поса-поса, Кыз килә, җил җилфердәткән Чәчләрен кыса-кыса.
Ул килә, туктый, карана, Сүз башлый бик тотлыгып: — Анда, абый, чәнчелсен лә, Дошман килеп җитте, — дип.
— Мин, — ди, — качтым, бик ашыктым, Бу хәбәр җитсен диеп, Яче, абый, ат тизрәк! Бетсеннәр янып-көеп.
Кулларым белән кулларын Тоттым ул кызчык-җанның Күзләрем белән күзләдем Алдагы дошман явын.
Анда, урам уртасында Солдат туктап «җан ала», Сыкраналар карт-корылар, Елый бер ятим бала.
Янда «Максим», Мин ут ачтым, Чәчелде урамга ук. Бет, кадал, дөмек, явыз җан, Үз каныңны үзең йот!
Кызчыгым минем янымда, Шатлыгыннан сикерә: — Йә, тагын! — ди, — Йә, тагын! — ди, Яшьле күзләре көлә.
|