Кире кайту

Таң җиле

Хәдичә Сөнгатьзадә

Нечкә-нечкә хиссиятем уйгата бит таң җиле,
Сандугачлар сайраганда мине егълатмак тели.
Бу нөфүзле исүеннән мин дә чынлап нечкәрдем,
Мәхзүнанә яшь түгәм дә аһ итәмен мин тиле!

Таң җиленең исмәкеннән гәрчә мин түксәм дә яшь,
Төрле уйлар һәм хыяллар кыйладыр эчемдә фаш.
Зур өмид берлә карый башлыйм килер көннәремә,
Инде миңа тиз чыгар дип иң сәгадәтле кояш.

Таң җиле якка кагадыр бу фәләкнең карасын,
Ул миңа әйтә кебек: эстә, сәгадәт табасың.
Мин сезә хәзер ачамын бер мөкатдәс тугъры юл,
Һәр кеше якты фәләктән, эстәдекен арасын.

Бар кешенең җаны ачлыр яктылангач бу фәләк,—
Кайгылы күңле ачарга яктылык даим кирәк.
Таң тугачтын, көн ачылгач, рухка бер рәхәт килә,
Гүя бер мәгъсум буладыр яки бер гади мәләк.

Мәхзүнанә — хәсрәтләнеп.
Сезә — сезгә.
Күңле — күңелне.
Мәгъсум — гөнаһсыз.

Бүлешү:TelegramВКонтакте