Мин сөямен, сурәтең вә сирәтең бик ямьлеге,
Сүзләрең мәгънәле булып һәм дә гаять тәмлегә.
Күпме син наз әйләсәң дә, ташласаң да баштан ук,
Ташламыймын, ташламыйм һич, ташламыйм мин мәңгегә.
Шатлыгым син, хәсрәтем син һәм дә рухым син минем,
Асла күңлем кайтмый синнән, кайтса да күңлең синең.
Ташлавы да, назлавы да һәм дә назланганы да
Бик килешле бит, карале, йөзе гөл, теш — энҗенең.
Сөйгәнем итсә тәбәссем, сөйнечемнән җан эри,
Егъласа да бик килешле, яше — рәхмәт ягъмуры.
Каты сүзләр берлә гәрчә ул миңа наз итсә дә,
Орышса да ләззәт табамын, мәгънәле сүз һәрбере.
Миңа наз итеп, ул иркәм бер дә яшьми торса да,
Тилмереп мин туры баккач, йөзне якка борса да,
Һәр кыйлынмышлар бит аңа бик килешле назлану,
Кайтмый күңлем һич аңардан, нинди эшләр кыйлса да.
Чын гына әйткәндә, иң назларга лаек бу матур,
Бу фәрештәм, назлым, иркәм, күрнеше зур, үзе хур.
Хәсисне арттыра мең кат наз итеп сарылганы,
Назлары да, үпкәсе дә — бар да нур өстенә нур.
Сират — холык-фигыль.
Итсә тәбәссем — елмайса.
Яшьми — дәшми.
