Сез шигырь бабында эзлисез Тукаевны, ахрысы;
Ул— кояш: җиргә күмелгән, тик җиһанда яктысы.
Сез көтәсез микән әллә баштан ук тау хәтле ут,
Әүвәл үк зур булмый бит ул, башта күренә чаткысы.
һәм романнар язмак өчен бер кешеме хаслана?
Башкаларга юкмы рөхсәт, булмыймы юл ачкычы?
Милләтең әүляды өчен бер күңелле эш диеп,
Язамыз бит барымыз да, булмаса да татлысы.
Сез, хосусән, без кебиләр тәхриратын алыңыз!
Без дә бит инсан булып тормак телимез, ахрысы.
Сез мөрәүвәт һәм дә шәфкать әйләмәк лязем безә;
Беләсезме, җенсеңезнең безләр ич соң яртысы.
һич каян юк безгә иркенлек күрергә бервакыт,
Гүя безләр яралыпмыз башкаларның ялчысы.
Билгеле, һич илтифат юк таш күңелле кемсәдән,
Сез кеби әһле зыя да булмагач яклаучысы.
Матбугат галәменә бер кәррә кермәк эстәгәч,
Анда да рәд әйләгәч, кайда күңелнең яктысы?
Яктырып килгән күңелне сез дә шулай каплагач,
Кем безгә итәр мөрәүвәт, кем булыр юлбашчысы.
Матбугатка көн бә көн керә шул ирләр тәхрире,
Без ике-өч хатынга юкмы кермәгә юл ачкычы?
Шул безгә хөрриятләр, шулмы безгә илтифат?
Без дә диндәшләр сезә һәм милләтең ардаклысы.
Мин беләм: безнең язудан мәгънә, ләззәт чыкмый да;
Сез аны вөҗцаныңызлә пәрдәлисе, каплыйсы.
Файдалар килмәсди булса да безем ул язудан,
Әмма безгә — килә торган файда ягын хаклыйсы.
Баштагы тәхрирләремнән мәгънә күп чыкмаса да,
Бара торгач чыгар иде әле аның шактыйсы.
Кыз-хатын дип сез дә безне артка этеп ташлагач,
Безне алга сәүкъ итәр кем, ярдәм итәр кайсысы?
Сез безнең аз хезмәте дә күп итеп кыйлың кабул;
Димәңез сез: сездә ирләр таклының тик яртысы!
Та кыямәт безгә юкмы алгарак бармак юлы?
Мәңге төшмәсме безә бу хөрриятләр яктысы?
Ирләрең язганнары да аяте Коръән түгел,
Шәпләре күп булса да, бар бит арада чаклысы.
Шигырь бабында — шигърияттә, шигырь язу эшендә.
Тәхрират — язганнар (язган нәрсәләр), әсәрләр.
Мөрәувәт — ирлек, кешелеклелек.
Әһле зыя — яктылык, нур иясе (интеллигент).
Рәд әйләгәч — кире каккач.
Сәүкъ итәр — юнәлтер.
Та кыямәт — кыямәткә кадәр.
