Кире кайту

Сүзләрем

Хәдичә Сөнгатьзадә

Әй газизем, сиңа сөйлим, тыңла җанымның серен!
Ач колагың, кил, ишет, аңламый калма һичберен!

Үз сүземнең әүвәле шул, син ишет, әйтәм сиңа:
Асла зурлык намен алма, бер сабый төсле күрен!

Һәм белекле намен алма, төрле җиргә чап, тотын,
Белгәнең торсын эчеңдә, бер габи төсле күрен!

Һич сереңне сөйли күрмә тәҗрибәсез дустыңа,
Тик эчеңдә сакла аны, һиммәтең берлә төрен!

Галилек дип белмә, җаным, кешедән алга үтү,
Кайда булса, шунда урның, сайлый күрмә син түрен!

Бер дә шатланма дәхи алдыңда күп мактау өчен,
Кешене алдында мактау— казымак төсле гүрен.

һәм вөҗүдә килмәгән эш берлә мактанма, сакын,
Ул эшең булмый калыр да арттырыр күңлең керен.

Көнләмә кешеләрдә булган галилекне һичвакыт!
Тугъры сүзгә каршы торма, каплама гыйльмең түрен.

Сөйләмә ялган сүзе! Зур оят килер сиңа,
Чөнки ялган бер сизелеп, хур итәр чыккан җирен.

Сиңа сер дип сөйләгән сүзне кешегә сөйләмә!
Җан эчендә сакла, бәгърем! Сөйләмә һичкем серен.

Габи — аңсыз.
Вөҗүдә килмәгән — барлыкка килмәгән, булмаган.

Бүлешү:TelegramВКонтакте