Вакыт килә: яна торган йөрәк берлә ташыйм мин дә,
Шул ук чакта үземә бер күңелле эш ясыйм мин дә.
Димен: милләт рәваҗ тапса, тәрәкъкый юлларын ачса,
Яшәп милләт голулектә, үзем бергә яшим мин дә.
Вакыт килә: эчем кайный, ни дип дошман итә шелтә,
Нигә төрле ялан-бөһтаннары миңа гына төртә?
Минем анлар күзендә дошман улмакым — укытмакым,
Йә соң айларның әүлядын укытам, дип ачыйм мин дә!
Миңа яхшы зан итмиләр, сүзем әйтсәм — ишетмиләр;
Укыта, дип яман тиргәп, үземне шунда этлиләр.
Яман сүзләрне ишетеп йөрәк кайнап китә шунда,
Дими: милләт рәваҗ тапсын, хөседләрне басыйм мин дә.
Рәваҗ тапса — җанланса, алга китсә.
Голулек — бөеклек, югарылык.
Әүлядын — балаларын.
Ачыйм—«ачынам» мәгънәсендә.
Зан итмиләр — карамыйлар.
Хөсед — көнчелек.
