Кире кайту

Без — нәрсә, безгә — нәрсә?

Хәдичә Сөнгатьзадә

Гүя бер яшь сабыйның кулына тоткан уенчак без,
Йә бер эт муйнына таккан, йозаклаган муенчак без.

Сабый да үз уенчагын тотып кулга үбә, уйный,
Шул үпкән чактан ук ташлый, җылый, аңа күңел куймый.

Алып агъзына да каба, гүя шуннан хозур таба,
Шул ук уенчагын ташлый, боза да утлара яга.

Күрәсең эт муенчагын: әгәр кыйммәтле үк булсын,
Алай да эт белән бергә йөри, хөрмәтлеме булсын?!

Фәләк безнең белән уйный, итеп дөньяны эт муйны,
Гомер беткәнчә уйный да, соңыннан безгә — җир куйны.

Утлара — утларга.

Бүлешү:TelegramВКонтакте