Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Хәбра Рахман

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

«Елмаюлы бөдрә дулкыннар...»

«Елмаюлы бөдрә дулкыннар»
Уйнакласа синең йөзеңдә,
Йөгерек нурлар бердән электрдай
Дөрләп кабыналар күзеңдә.
Уйлар балкый,

Хисләр актарыла,
Шатлык арта минем тагын да.
Йөрәк сикерә, күңел кытыклана,
Каным кайнап котыра тамырда.
Әгәр алсу йөзең томанланып,

Куе кара болыт йөгерсә,
Күз карашың шомлы ачу катнаш
Көчле әрнү белән төренсә,
Чырай сытыла,

Кашлар салына.
Йөрәк чәрдәкләнеп теленә,
Күңел сүрелә, йөз кайгыга төренә,
Күңелем моң белән күмелә.