|
|
|
|
|
|
|
|
|
Галимҗан Гыйльманов |
|
|
|
Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган. 1982 елда "Татар балладасы" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1980-1986 елларда Казан дәүләт университетында татар әдәбияты укыта, аннары 1999 елга кадәр Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире булып эшли. 1999-2005 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш премиясе лауреаты (2002). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). Иң танылган әсәрләре: "Тозлы яңгыр", "Албастылар", "Оча торган кешеләр", "Табылдык хатлар", "Язмышның туган көне", "Әбием сихерче бугай", "Шүрәлеләр ни атлы?" һ.б. |
|
|
|