Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Гиз-эл Габид

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Гиз-эл Габид (Гыйздулла Лотфи улы Габидуллин) 1918 елның 7 январенда Оренбург өлкәсенең Троицкий районы Хөсәен (Саиновка) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Авылларында җидееллык белем алгач, ул 1935-1937 елларда Богырыслан педагогия техни кумында укый. 1938 елда Армиягә алынып, Көнчыгыш Себердә хезмәт итә, аннан Бөек Ватан сугышына китеп, Ленинградтан Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл үтә. Гитлерчы Германия җиңелүгә ул яңадан Ерак Көнчыгышка китеп, Япон самурайларына каршы сугыша, Маньчжурия һәм Төньяк Кореяга кадәр барып җитә.

Сугышларда күп яралар алган шагыйрь 1946 елда Армиядән Урта Азиягә кайта, анда Карши һәм Шәһресабз калаларында укытучы булып эшли. Әмма аның сәламәтлеге начарлана бара һәм ул 1955 елда вафат була.

Гиз-эл Габид — Бөек Ватан сугышы чорында ялкынлы патриотик шигырьләр иҗат итүче бер төркем шагыйрьләрнең берсе.