Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Галим Мөхәмитшин

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Нигә шатлык яңрамасын

(Кыскартылга)

Нигә шатлык янрамасын
Безнең җырларда,
Безнең кебек кем яшәгән
Алсу елларда.

Бу яшьлек җыры яңгырап,
Еракка барсын,
Кайнар хисләрне кабызып,
Йөрәктән алсын!

Ничек давыл гөрләмәсен
Безнең бу җырда,
Борылып кара үткәнеңә —
Зәңгәрсу кырга...

Төн янгыннары эчендә
Без идек, иптәш,
Атнага бер йокы, ул да —
Акларны җиңгәч.

Төннәр зәңгәре өстенә
Каннар чәчрәтеп,
Ил өчен сугышты яшьлек,
Җан әлсерәтеп.
Без дошманга телдән түгел,

Туплардан дәштек.
... Менә шундый юллар үтте
Большевик яшьлек.

Нигә шатлык яңрамасын
Аның җырында,
Ул йолдыз күк янып гора
Үткән юлында!

Нигә шатлык күкрәмәсен
Безнең бу җырда...
Яшьлек язы шау чәчәкле
Тик безнең чорда.
Без бүген җыр белән икәү
Елларга дәштек:
— Беренче кат килде җиргә
Оригиналь яшьлек!
Бу яшьлек - Чкалов юлы,
Юл — миллиард мильлек!
Бу яшьлек ул Коккинаки — 
Биеклек,
Киңлек.

Без бу яшьлек кулына җирне
Бирергә дәштек.
Бу — 
Мең елга бер кат килгән
Оригиналь яшьлек!