|
|
|
|
|
|
|
|
|
Галим Мөхәмитшин |
|
|
|
Галим Мөхәмитшин (Галимҗан Мөхәммәтша улы Мөхәмитшин) 1911 елның 7 февралендә Татарстан АССРның Биектау районы Олы Солабаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында башлангыч белем алгач, күрше Шуман авылында бер ел русча укый һәм Казанга килеп җидееллык белем ала, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ләкин авыру сәбәпле аны тәмамлый алмый, 1931 -1937 елларда «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакцияләрендә эшли. Шул елларда ул балалар һәм яшүсмерләр өчен шигырьләр яза, актив басыла, 1936 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына. Г. Мөхәммәтшин 1941 елда вафат булды. |
|
|
|