Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Таныш миңа завод егетләре
Яшьлек, диләр, үзе гүзәллек ул. Ә кем аны шулай димәсен? Бары сөя, сөелә белүдәме — Гүзәллеге аның нидә соң?
Таныш миңа завод егетләре, Бишектән үк иртә төшкәннәр; Бик күпләре сугыш михнәтләрен Буразнада татып үскәннәр.
Буразнадан — завод цехларына; Яхшы түгел юлда соңлавы. Колакларда йөргән башак шавын Алыштырган металл чыңнары.
Кичке мәктәп, соңра кичке вузлар Үзләренә дәшкән күпләрне; Кайсылары инде — инженерлар, Үтәгәннәр заман көткәнне.
Шулай атлый алар иртәгәгә, Таптану юк бер үк урында; Бергә килсәк, кызык бәхәс китә Замана һәм шигырь турында.
Дөреслек күп алар карашында — Чын җыр белән гаҗәп дус алар. Чыгар, бәлки, алар арасыннан Яңа Такташ, яңа Мусалар.
Яшьләр күңеле шундый хис-тойгыдан Беркайчан да тормый бушанып. Киләчәкне мондый алмашларга Тапшырырга була ышанып.
Яшьлек, диләр, үзе гүзәллек ул. Беләм аның шулай икәнен. Гүзәллек ул, әгәр үз иңендә Алып барса заман җилкәнен.
|