Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Испания улы
(Поэмадан өзек)
Сталинградта, һәлак булган көрәшчеләр мәйданында, очучы Владимир Каменщиков Һәм рота командиры Хафиз Фәттахетдинов белән бергә испанлы Рубен Ибаррури күмелгән.
Ялкын белән, металл белән Кушылган җир бу; Һәрбер учы йөрәкләргә Кысылган җир бу. Снарядлар эзе калган Һәрбер ташында, Һәр күңелдә урын алган Һәйкәл каршында Тора ана сүзсез басып, Күзләре яшьле. Гүя, сагышын уртаклашып, Баласы дәште: — Яшең, әнкәй, салкын ташны Эретсә иде; Мине синең кайнар сулышың Терелтсә иде. Күзләреңә, әнкәй бәгърем, Бер карар идем; Һәм сүзсез дә йөрәгемне Син аңлар идең... — Аңлыйм, балам, бөтенесен, Дөньяны күрдем; Көрәшкә мин әткәеңне Һәм сине бирдем.
Исән булсаң, иңнәреңнән Бер сөяр идем; Һәм зур кара күзләреңнән Бер үбәр идем. Син юк ләкин...
Каш өстенә Куя да кулын, Кичерә ул хәтереннән Зур сугыш кырын: ... Янган дала... Ут сахрасы. Еракта кояш бата. Яшь капитан, корал кысып, Алгы сызыкта ята.
Көтә рота атаканы, Капитан Ибаррури, Күтәрелеп калкулыктан, Ерак киңлеккә карый; Карый Идел офыгына, Сагынып туган илен: — Гренада, Гренада, Гренадам минем! Дошман тартып алды сине, — Мин синнән яшьли киттем. Совет иле, ирек иле, Син мине улың иттең. Улың иттең. Карашыңда Чагылды анам йөзе. Әйтерсең лә язмышыма Елмайды Ильич үзе.
|