Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ә ул җырлый...
(Баллада)
Инде булган хөкем карары, Минутлары аның санаулы. Һичнигә дә ләкин карамый; Куркытуны, һичбер янауны Теләми ул хәтта тыңларга: «Буйсынмыйча үләм боларга».
Каты ябып тимер ишекне, Чыгалар да алып Фучикны, Көзнең юеш, тымызык таңында Эшафотка алып баралар. Соңгы юлы... Тирә-ягында Чыңгылдыйлар тимер дагалар. Чыңгылдыйлар тимер дагалар: «Башыңа без тиздән җитәбез, Йөрәгеңне изеп китәбез, Тормышыңны таптап үтәбез», — Дип чыңгылдый тимер дагалар.. Аны шулай соңгы җәзага, — Эшафотка алып баралар.
Чәчләренә каны укмашкан, Богауланган аяк-куллары. Ә ул җырлый... Аның җырына Камералар бердәм кушыла: Тотып башын горур, югары. Хәл ителгән авыр язмышы:
Әмма кушып йөрәк тавышын, Җыр башлый ул... Күпме көтелгән Ирек җырын ничек тыясың?! «Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы... » Моабитның ишегалдына Кыйный-кыйный алып чыкканда, Аерылганда якты дөньядан — Соңгы минутлары сукканда, Көчәя җыр... Юлиус авызына Маташалар чүпрәк тыгарга. Бүленсә дә җыры аз гына, Буйсынмый ул ләкин моңарга.
Буйсынмый ул ләкин моңар да; Богауланган аяк-куллары. Ә ул атлый, үзе хакимдәй, Тотып башын горур, югары, Тотып башын горур, югары.
Суга палач... Тагын җыена, Китермәскә теләп һушына Ә ул җырлый... Аның җырына Камералар бердәм кушыла: «Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы... »
|