Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Мулла белән абыстай
Тотынышып кулың кулга, Үзең кергән сары тунга, Кая киттең болай, хәзрәт, Абыстайны салып уңга? Үзең түргә утыргансың, Авызыңны тутыргансың, Төгәл кәефне коргансың, Абыстай утырып уңга. Синең өчен тавык чалган, Суган, балтырганын салган, Син әйткәч, чакырып алган, Егермесен сатып унга. Качырма син бу форсатны, Чәеңә сал бавырсакны, Тутыр бик яхшы корсакны, Икенче калмасын соңга. Сиңа атап тавык суйгач, Ашап-эчеп тамак туйгач, Кесәгә ун тиен куйгач, Чәй эчеп төн буе кунма. Ләкин, мулла, онытма син, Бу ашларга кызыкма син, Ки алдыңа сызыкла син, Мужиклар да бизәр соңра. Савыт-саба ышылдамас, Бу кыймаклар чыжылдамас, Дәхи хәлвә хышылдамас, Ки, акча юк, ди-ди, онга. Абыстай да сөйми башлар, Катаңны өстеңә ташлар, Чытык йөзләр, түбән кашлар, Чакырмыйлар нигә шунда? Торып иртә битең югач, Ашык-пошык намаз кылгач, Берәр ашка баруны син Үзеңә зур бәхет сандың. Абыстай берлә икәүләп, Мужикның сыртын игәүләп, Тавык, күркә, казын ашап, Ки кайтып йокыга талдың. Тавык төштә тары күрә, Синең дә ашларың керә, Йокыңда сөйлисең нигә: — "Абыйстай, чык, кеше керә!" Чакыручы түгел икән, Бу бары төш кенә икән, Күп ашап, саташып шулай Төшеңдә сөйлисең икән...
* * *
Катаң бозга катып беткән, Ки чаңгыдай шуып киткән, Абыстайны да син сөйрәп, Кай арада барып җиткән?!
* * * Агайга син сада салдың: — Өйдәме? — дип хәбәр алдың. Икәү бергә йөреп ашка, Гомергә көлкегә калдың. Онытмам сез наданнарны! Бу илләрдә торып калсам, Ярамас кызга күз салсам, Атамның каргышын алсам... Качыйм тизрәк бу илләрдән! Арысландай егет иргә, Батып бетсә дә кан-тиргә, Чит илләргә, ерак җиргә Качу әүла бу илләрдән. Сөеп бу илгә килсәм дә, Ки юрга кеби йилсәм дә... Бөтен вөҗүдем, ил, сәндә, Нигә тиз мине ятсындың? Туган илем ерак калды, Җәяү йөреп сыйрак талды, Тагы бигрәк йөрәк янды... Әзәлдәген ник азсындың? Бу илнең һич чиге юктыр, Биниһая адәм чуктыр, Бере ач юк-бары туктыр... Нигә соң миңа тарсындың? Тарсынма бер дә, китәрмен: Җен, Иблистән дә битәрмен, Үз белгәнемне итәрмен, Ки әгъля-гаршә ашкындым! Миңа бердер кая булсам, Баг алмадай пешеп тулсам, Ки соңрадин шиңеп сулсам... Шуныңчөн сәңа гарьсендем. Кусагыз да, һич уфтанмам, Язуымнан да тукталмам, Котылмассыз барыбер сез, Әле болай гына калмам! Төреп чалма-чапаннарны, Йөресәм кыр-япаннарны, Онытмам сез наданнарны, Элеп салмыйча һич калмам!
Сандың — санадың. Сада салдың — тавыш бирдең, хәбәр җибәрдең. Монда "ил" сүзе билгеле бер як, урын, авыл мәгънәсендә. Әүла — яхшырак, өстенрәк. Вөҗүдем — бөтен барлыгым, җаным-тәнем. Әзәлдәген — мәңгелектәгене, чиксезлектәгене. Биниһая — чиксез, иге-чиге булмаганча. Чуктыр — күптер. Әгъля-гаршә (гарешкә) — күкнең иң югары катлавына, биеклеккә.
|