1
Язгы җил Днепр суын
Дулкынландыра;
Сөремләнеп бөтерелә
Упкыннар гына.
Язгы җил куа өереп,
Оча болытлар,
Украина кырларында
Ярыла туплар.
Алда елга, алда күпер,
Алда зур авыл,
Фашистлар яндыра аны,
Төтәп тора ул.
Ташыган елга дулкыны
Сикерә ярга,
Гүя нәфрәт булып ыргый
Ут фашистларга.
2
Күпер төбендәге өйнең
Ишек алдында,
Тачанкага парлап җиккән
Атлар янында, —
Сокланып туймаслык чибәр
Украин кызын
Газаплый фашист-офицер
Күкрәген изеп;
Мәсхәрәләп өлгермәгән
Бу ал чәчәкне,
Бәйләп салып тачанкага,
Алып китмәкче...
Алып китеп еракларга
Хур итеп йөртер,
Чирканмас шакал, канлы җан,
Аннан үтерер.
Җыр бакчасы Украинаның
Киң даласында,
Днепр дулкыннарының
Моңы астында
Үскән кыз тешсез фашистка
Башын исенме,
Карлыган кебек күзеннән
Яшен түксенме?!
— Һай,
Үлсәм үлим, төкереп үлим
Кипкән йөзеңә...
Каера кулын, бәйләгән бау
Шартлап өзелә.
Чыга кыз йөгереп урамга —
Күпер катына,
Фриц, битен сөртә-сөртә,
Куа артыннан.
Урам болай да тын түгел,
Урам айкала,
Ә елга... текә ярыннан
Ашып чайкала.
Канга каткан шинельләрен
Җиңеннән сөйрәп,
Акайган күзле немецлар
Артка йөгерә.
Яу булып килә авылга
Безнең армия —
Җырларда данга күмелгән
Кавалерия.
Ашкынган атларның көмеш
Дагаларыннан
Алтын очкыннар бөркелә,
Гөрселди кырлар.
Йолдыз кашка җирән атта,
Айкап кылычын,
Килә алдан татар егете
Кош кебек очып;
Үч белән кызган кылычы
Җилдә суынмас,
Фашистларның башын кисү
Бәйгесе бу яз.
Тар күпернең уртасына
Танк куелган,
Тимер бик булып тора ул
Бердәнбер юлга.
Йолдыз кашка зур танкның
Янына җитә,
Тоякларын да тидерми
Сикереп үтә.
Егет килгән юл аша кыз
Чыгып өлгерә,
Ә фриц... башы киселеп,
Җиргә бөгелә.
Күз иярмәс тизлек белән
Айкап кылычын,
Үтә егет киң урамнан
Кош кебек очып.
Ярышып үтә атлылар,
Гөрселди урам,
Урамда — алмагач төбендә
Кыз басып тора;
Ике кулы күкрәгендә,
Төшме бу, өнме?!
Өн бу, өн, алып килде яз
Ул көткән көнне.
Язгы җил иркәли кызны,
Сыйпый чәчләрен,
Алмагач сибә чәченә
Ак чәчәкләрен.
3
Кич белән тын, зәңгәр күктә,
Нур сибеп безгә,
Кабына алтын йолдызлар,
Тулган ай йөзә.
Азат ителгән авылда
Гөр килә халык,
Хуҗасы бар, янмый калган
Һәр өйдә — шатлык.
Яңа көч белән дошманны
Көл итәр өчен,
Атлылар да бу авылда
Ял итә кичен.
Офицер, кулларын бәйләп,
Алып китәргә
Уйлаган кыз өйләрендә
Белми нишләргә:
Әнкәсе тоткан бер эшкә
Үзе керешә...
Йолдыз кашкалы егет тә
Аларга төшкән.
Егет лампа яктысында
Мылтык тазарта;
«Чак таптатмадың бит», — ди кыз,
Аны шаярта.
«Тапталудан коткарды ул
Сине, кызкаем!» —
Дип әнкәсе чәй утырта,
Куя ак маен.
«Солы салып керим әле
Синең атыңа», —
Дип, кыз чиләк алып чыга
Ишек алдына.
***
Чәйдән соң йокларга ята
Өйдә барсы да;
Тик кыз гына сүнәр-сүнмәс
Ут яктысында
Кызыл ефәк тасмалардан
Нәрсәдер тезә...
Ә тышта төн, хыялый төн,
Тулган ай йөзә.
4
Төн үтә, таулар артына
Тулган ай бата,
Украина кырларында
Язгы таң ата.
Украина! Украина!
Бөек Ватанның
Бөтен милләтләре сине,
Бу язгы таңның
Чык кунган чәчәкләредәй,
Якын күрәләр,
Синең бәхетеңне даулап,
Утка керәләр.
Көрәшләрдә алган даның
Ул — Ватан даны,
Халкың түккән ялкынлы кан
Ул — Ватан каны.
Даныңны, ялкынлы каныңны
Таптатмас өчен,
Ватан кояшы — юлбашчы
Туплый ил көчен.
Ул туплаган көч дошманны,
Гадәттәгечә,
Җидегә бөкләп салачак
Кабер эченә.
5
Төн үтә, таулар артына
Тулган ай бата,
Украина кырларында
Язгы таң ата.
Кыз өйдә юк, тик әнкәсе,
Ул — кабалана,
Егетнең юл капчыгына
Күчтәнәч сала:
«... Аларның үзәккә үтүе
Кабатланмасын,
Кисегез, кис, берсенең бер
Башы калмасын».
«Тик сак йөре, уяу бул!» — ди,
Егетне сөя,
«Тыныч бул, әби!» — ди егет,
Шинелен кия;
Кесәсенә кулын тыкса,
Көтмәгән шатлык:
Хушбуй сипкән, исемен чиккән
Батист кулъяулык.
Кылычын алса кулына,
Тагы да кызык:
Үткер кылычның сабында
Кызыл ефәк чук.
Ничек аның ашкынмыйча
Йөрәге түзсен,
Канатланып чыга егет,
Чыкса, ни күрсен:
Улакка менеп баскан кыз,
Кашка янына,
Кызыл ефәк бантик бәйли
Маңгай ялына.
Яңгырый шул чак авылда
Сигнал тавышы,
Югары күтәрә кашка
Бантиклы башын;
Чылтырый чылбыр тезгене,
Кешнәп җибәрә,
Улак янындагы ташка
Дагасын бәрә.
Чабышып, бар урамнардан
Атлылар үтә,
Ватанның изге сугышы
Аларны көтә.
«Вакыт тар, әйтер сүземне
Язып хатыма
Җибәрермен», — ди дә егет,
Менә атына.
«Йә, исән бул!» — дип кул суза,
Ә кыз... кузгалмый,
Ә үзе коңгырт күзләрен
Егеттән алмый.
Карый кыз күзен тутырып,
Тик бераз боек,
Их, бу күзләр карашында
Ниләр кенә юк!
Бу күзләр ниләр әйткәнне
Тел белән әйтсәң,
Яки алар, кош моңыдай,
Җырга әйләнсә,
Күкләргә җәеп хыялны,
Бер тыңлар идең,
Күзләрне йомып, ахырдан
Бер сулар идең.
Ник яшьлекнең тойгылары
Тирән бу чаклы?!
Түзми егет, иелә дә
Кызны кочаклый:
«Гомерем булса, бәлки синдер
Бәхет йолдызым!.. »
Үбә суырып татар егете
Украин кызын.
Авызлыгын чәйни-чәйни,
Тып да тып басып,
Ярсудан янарга торган
Йолдыз кашкасы
Егетнең кызны суырып
Үбү тавышын
Үзен каулау дип аңлый да,
Каерып башын,
Арт аякларына баса,
Ыргый югары...
Кыз кала капка төбендә
Сузып кулларын.
Данлы көрәш барган якка
Кулларын сузып,
Озата Идел егетен
Днепр кызы.