Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек, Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек;
Аның өчен кырлардагы Чәчәкләр җитмәс кебек,Чәчәкләр дә йөрәгемнеАңлатып бетмәс кебек.
Ул үзе дә төн йокысызМине уйлыйдыр кебек... Янып сөймәсәң, яшьлекнең Яме булмыйдыр кебек.