Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Телефонный мәхәббәт
Безнең мәхәббәт бик кызык — Телефонный мәхәббәт. Сөйләшәбез, гөрләшәбез, Әй җайлы соң, әй рәхәт.
Очрашырга йөрисе юк, Ятасың өйдә генә. Кәчтүм-чалбарың да тузмый, Тора гел чөйдә генә.
Чәчәкләр сатып алмыйсың Әз-мәз хезмәт хакыңа. Ә бит пүчтәк чәчәкнең дә Бәясе тиң алтынга.
Ачуланышкан чак булса, Йөрмисең һич үпкәләп: «Телефон өзелде», — дисең, Тавыш китсә күпкәрәк.
Әй шәп инде бу телефон Заманасына күрә — Сине шәп егет иттерә, Ямьсезлегең яшерә.
Хисләрне яшерен түгәбез, Серле безнең мәхәббәт. Шулай сер саклый белгәнгә Телефонга мең рәхмәт.
2002.
|