Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Син киттең дә...»
Син киттең дә күңелем буп-буш калды, Бөтен яме бетте дөньяның. Канатлары сынган кош шикелле, Бәргәләнде ап-ак хыялым.
Төн елгасын йөзеп чыга-чыга, Көчем бетеп, арып егылдым. Ярда син юк, әкрен генә үксеп, Ялгыз талга барып сыендым.
Салкын җилгә күкрәгемне ачтым: - Суытыгыз минем йөрәкне. Җилләр кинәт кайнарланып китте, Өтеп-өтеп алды күкрәкне.
Иренемдә елмаюлар сүнде, Йөзләремнән качты яктылык. Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп, Бар көченә куйды тартылып.
Ә бит, юкса, шаярудан гына Киткән кебек идем кабынып. Хыяллардан учак яга-яга Яшәрмендер, ахры, сагынып.
2002.
|