Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Син хаклы
Син нәрсә генә дисәң дә, Бәхәсләшмим, син хаклы; Минем яклаучыларым юк, Ә яшьлек синең яклы.
Мәйданга чыгып җиңсәм дә, Узсам да җитез атны. «Син җиңелдең!» - дисең икән, Син булачаксың хаклы.
Хәтта күрәләтә торып Кара дисәң дә акны - Син хаклы, чөнки яшьлегең Әлегә синең яклы.
Синең яшьлек - синең көчең, Булсын гел синең яклы. Шул яклаучың ташламаса, Булырсың һәрчак хаклы.
2002.
|